Әз-мәз мәзәк

22 февраля 2012 - Администратор

— Төнгә таба ашарга ярамый! — дип лыгырдаучылар миңа аңлатсыннар иде, алай булгач нигә суыткыч ишеген ачу белән уты кабына торган итеп ясаганнар!
* * *
— Сезнең улыгыз географиядән бик йомшак бара.
— Исегез китмәсен, безнең керем белән ерак китеп булмый…
* * *
Әгәр дә юлың аша тегеләйгә дә, болайга да кара мәче узса — ул икеләтә җәза булачак! — дигән сүзме, әллә кире уйлаганмы?
* * *
— Аэропорт янында яшим. Һәр ун минут саен диярлек самолётлар я күтәрелә, я төшә. Тавышсыз кер юу машинасының миңа нигә кирәге булсын!
* * *
— Әти, син күз йомып кул куя аласыңмы?
— Алам, нинди сорау инде бу?
— Алайса, минем көндәлеккә имза салып кара әле.
* * *
— Иртәгә балыкка барабызмы?
— Бераз көтеп тор, хатын белән киңәшеп алыйм әле…
— Бармаска булдым, хатыным аракыны өйдә генә эчәргә рөхсәт итте.
* * *
«Камчатка» малайлары сыныйфта соңгы партаны «Калининград» диләр икән…
* * *
— Без хәзер ирем белән французча яшибез, аерым бүлмәләрдә йоклыйбыз. Мин аңа кирәк булганда ул кечкенә генә кыңгырау шалтырата…
— Йоклап китеп, ишетмәвең бар ич…
— Юк, мин гел аның ишеге төбенә басып тыңлап торам.
* * *
— Менә, пенсиягә чыккач икенче китапны тәмамладым!
— Сез язгалыйсызмени?
— Юк, укыйм гына.
* * *
Бер себер гаиләсендә кичке аш янында ире:
— Нигә син әнкәңнең Америкага киткәнен миңа әйтмәдең? — ди.
— Башыңа каян килде мондый сорау?
— Әле генә яңалыкларда Америкага себер түләмәсе (язвасы) килгән, — диделәр.
* * *
— Әгәр дә өч хатынлы буласыгыз килә икән, бертуган өч кызга өйләнегез, кайнанагыз берәү генә булыр…
* * *
— Акыллым, әнә теге йолдызны алып кайтыйммы?
— Юк, бүген өйдә генә йоклыйсың!!!
* * *
Исерек ир өйгә төнге өчтә кайта. Хатыны аның башына таба белән тамыза:
— Менә сине — сәгать бер, менә ике, менә өч…
Ире иркен сулап куя:
— Ярый әле, сәгать уникедә кайтмаганмын!...
* * *
Укытучының һич кәефе юк. Хезмәттәше:
— Тагын нәрсә булды?
— Хатын куып чыгарды, үзем гаепле; күңелен күргәч, ялгыш «зачеткаңны бир!» дигәнмен…
* * *
Улым, яхшы кеше булып үсү өчен, һәрвакыт төгәл һәм сак булырга кирәк!
— Әти «төгәл» сүзе нәрсәне аңлата?
— Биргән вәгъдәңне һәрвакыт җиренә җиткереп үтәргә кирәк.
— Ә «сак» дигәне?
— Хәлеңнән килмәгәнне вәгъдә итмәү.
* * *
— Доктор, менә анализларым, яшисем килә!
— Аның өчен, акыллым, анализлар гына җитми, кесәңдә тагын нәрсә бар соң?
* * *
Сулагай гади кешеләрдән акчасы уң кесәсендә булуы белән, ә гадиләре — сул як кесәдә булуы белән аерыла. Әгәр дә ярымшарлары ике якта да камилләшкән булса — акчалары Швейцария банкында ята булыр.
* * *
— Син бигрәк тә кайсы дәресне яратасың?
— Соңгысын.
* * *
— Әти, минем сиңа бер соравым бар.
— Әйтеп кара, әмма ачык һәм кыска итеп.
— Мең тәңкә!
* * *
Полиция рульдә сары чәчле кыз (блондинка) булган машинаны туктата.
— Нигә алда һәм арттагы номерлар төрлечә:
— Алда кәрәзле, артта өйдәгенеке…
* * *
Бәхетле гаилә тормышы турында хыялланып аргач, аерылышу турында уйлый башлыйсың икән.
* * *
Юлда берәү басып тора, каршына машина килә. Басып торучы, «трамвай түгел, бераз тайпылыр», ә шофер «багана түгел, читкәрәк китәр», дип уйлыйлар.
Азат Сафин.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад