Мөслимә

RSS

Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре»нең Коръән уку Бәйгесенең быел 15 нче мәртәбәсенә дә Республикабыздан гына түгел, ә күрше-тирә өлкәләр, шәһәрләрдән дә күпләгән балалар килде. Әле бит һава шартлары нинди дә, тоташ бозлавыкка әверелгән юлларны әйтсәң, өеңнән чыгарлыкмы соң?! Казан тарта шул! Һәм дә әле ислам юлы — иман юлына беренче адымнарын атлаган балаларыбызның гыйльми көч сынашуы бәйрәмендә катнашу бәхетеннән кайсысының гына мәхрүм каласы килсен?!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Балалар бәйгесе, Коръән уку конкурсы! Нинди гүзәл сүзләр! Киләчәк! Алдагы көнгә өмет! Ышаныч! Теләктәшләргә сусау! Әйе, әйе! Ни хикмәт! Раббебызга чиксыз рәхмәтлемен. Ул күпләр, бик күпләр арасыннан сайлап алган үземне һәм кушып эшләтә. Әлхәмдүлилләһ!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Хөрмәтле милләттәшләребез, дин кардәшләребез! Агымсуларга карап дигәндәй, айларны, елларны озатабыз. Менә без үткәрә торган әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән ярыш-бәйгебезнең быел унбишенчесе була бит!
Ярышта катнашучылар тормышта нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, аек акыллы, гадел, иманлы, җәмгыятебезгә, милләтебезгә, динебезгә файдалы кешеләр булырлар, Иншә Аллаһ!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
«…Иң тугры сүз — Аллаһ китабы, җепләре тәкъвалык сүзе белән бәйләнгән… Иң күркәм сүз — Аллаһны зикерләү… Иң тугры юл — Пәйгамбәрләр юлы. Иң изге белем — файдасы тия торган белем. Тугры юлның иң хәерлесе — шул юлдан баручылары булу». Хәдис.

Күптән түгел җомга көнне Мәрҗани мәчетендә беренче мәртәбә «Гасыр Абыстайлары» җыены узды. Анда бик күп еллардан бирле динебезнең нигезен, хикмәтен, кыйммәтләрен аңлаткан, өйләрендә дә, мәчетләрдә дә кешеләр укыткан абыстайлар чакырылган иде. Динебез инде сүнә-сүнә дигән михнәтле елларда да дин учагын сүндерми саклап калган абыстайларны Татарстан Диния нәзарәтеннән Илшат Әнвәр улы Насыйбуллин котлады һәм бүләкләрен тапшырды. Абыстайларга рәхмәт хатлары да юлланды. Рәхмәт хатлары алучылар арасында беренче, икенче, өченче буын абыстайлары да бар иде. 

Әссәламү галәйкүм
вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Апанай мәчете Казанның иң борынгы сакланган таш мәчетләренең берсе булып тора. Бу мәчет Әби патша боерыгы белән 1768-1769 елларда төзелде. Апанай мәчете үзенең тышкы һәм эчке гүзәллеге белән аерылып тора иде. Кызганыч ки, инкыйлабтан соң мәчет ябылды һәм төрле дәүләт ихтыяҗларына кулланылды.
Демократик процесслар башлану белән, җәмгыятьнең рухи әхлакый вәзгыятьне төзәтү нияте белән, Татарстан Җөмһүрияте тарафыннан 1995 елның сентябрендә Апанай мәчете мөселманнарга кайтарылды.

Сәхнәдәге трибуна артында - чандыр, ыспай, сүзен тигез генә агымдай бәян итүче бер егет. Зал тулы булмаса да, күп кенә егетләр, кызлар җыелган иде. Әлеге егет төрле редакцияләрдән журналистларны да чакырган иде. Мин эшли торган «Азат хатын» журналы баш мөхәрриренә язылган чакыру хаты да бар иде. Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова мине бүлмәсенә дәште һәм кулдан бик матур итеп язылган чакыруны укытты һәм барырга тиешлегемне аңлатты.  

12 нче октябрьда күренекле дин әһеле, Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тула. Юбилей уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте галимнең дини мирасына багышлап чаралар үткәрәчәк. Хәзрәтнең улы, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән журналист Вәсилә Рәхимова хәзрәт хакында “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” дигән китап чыгарды. Әлеге китаптан өзек тәкъдим итәбез.
 

Хатын-кыз... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Хатын-кыз диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар: Дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар!  

Ул инде еламый, чөнки никадәр генә еласа да, янына беркем дә килмәвен, берәү дә юатмавын белә. Төннәрен, йоклый алмый ятканда, иң якын, иң кадерле кешесенең куллары аны башыннан сыйпап назламый, кайсыдыр бер каты бәгырьлесе авыр сүзе, кулы белән рәнҗеткәндә, берәү дә аны яклап чыкмый. Күңеле тулып, күзенә яшь килгәндә җаны бары бер җылы сүзгә, ягымлы күз карашына сусаган чагында берәү дә аны йөрәк тибеше киемнәр аша да сизелерлек итеп, күкрәгенә кысып кочакламый.  

"Игелеклелек акциясенә килегез", "Югары категорияле табиблар түләүсез консультация үткәрә" дигәнне ишеткәч эзләп табып бардым ул Сурдология Үзәгенә. Дөрес, бу сүзне аңлап та бетермәгән идем, колакны тикшерү фәне икән. Шушы Үзәкне оештыручы - координатор Кадрия ханым Әмирова бирегә килүченең һәрберсен кояштай елмаеп каршы ала. Тыңлый, белешә, хәлләреңне сораша һәм табибның авыруны кабул итүе тәмамлануга сине шул бүлмәгә алып керә.  

Бездән булыр шатлык-сөенеч

Аллаһуның рәхмәте һәм хикмәте белән үземнең уй-ниятем буенча, 13 нче мәртәбә үткәрелүче бу ярыш-бәйге — конкурска бик нык әзерләнергә һәм бик күп тырышырга туры килде. Динебезнең асылын аңлаган гади кешеләрнең зәкәте белән уздырылды ул. Быел бик авыр ел үткәрә алмассыз инде, дип әйтүчеләр дә булмады түгел. Аллага шөкер, ихласлыгыбыз белән ниятләнелгән теләк-максатыбызга ирештек, әлхәмдүлилләһ!  

← Назад