Бер яһүд кибетенә салым инспекторы килә:
— Әфәнде, нигә сез салым түләмисез?
— Бездә бер дә файда да, отыш та юк!
— Ә ничек яшисез соң?
— Беләсезме, без шимбә эшләмибез, бу көнне югалтуларыбыз да юк, менә шуның исәбенә яшибез!
Күптән түгел, шушы арада,
Килгәннәр ди Иске Рәҗәпкә,
Бер төркем кунаклар,
Мисбах бабайның ишек алдына.
Шөкрана кылырга кирәктер, узган кышны Казан каласында бәрәңгегә кытлык булмады. Булуы да мөмкин түгел, шәһәребездәге азык-төлек муллыгы күз алдында, кибетләребез шүрлекләрендәге сыйга күз камашырлык, кем әйтмешли атаң, анаң башы гына юк. Һәрберсен авыз итеп карыйсы килә. Бәрәңге дигәнең, сизелерлек аз ашала башлады. Аның өстенә, Җөмһүриятебезгә Белоруссия, Израиль, Мисыр бәрәңгеләре кайтарылды. Элегрәк елларда Польша бәрәңгесе сатып алып колорада коңгызын таратканнар иде инде. Татарстаннан кечкенә Израильдән бәрәңге китерү оят та булырга тиештер. Ә ком дөньясы булган Мисырдан бәрәңге ташу күпмегә төшә икән?!
Торак коммуналь хуҗалыгында хөкүмәт тарафыннан ел саен реформалар үткәрелеп тора һәм алар барысы да, безнең аңлауыбызча, бу өлкәдә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән. Әмма анда тәртип бервакытта да булмады һәм булырга күренми дә.
Гасырлардан — гасырларга күчкән, тарихымның асыл ядкәре
Юлъязма
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
«…Иң тугры сүз — Аллаһ китабы, җепләре тәкъвалык сүзе белән бәйләнгән… Иң күркәм сүз — Аллаһны зикерләү… Иң тугры юл — Пәйгамбәрләр юлы. Иң изге белем — файдасы тия торган белем. Тугры юлның иң хәерлесе — шул юлдан баручылары булу». Хәдис.
Иран турында уйлана-уйлана «дөнья гизәм» — хыялымда. Аның тирә-ягындагы дәүләтләргә — Төрекмәнстан, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Әфганстан, Пакстаннарга «кереп чыгам», Төркия һәм Гыйрак илләренә «сугылам». Каспий диңгезе буйлап «йөрим, йөзәм», Персия һәм Оман култыгы суларының дулкын шавын «ишетәм», чал дулкыннарын «күрәм».
Иран борыңгы дәүләт. Анда Көнчыгыш белән Көнбатыш очраша. Анда төрле цивилизация үсеш чорлары кичерелгән. Мәдәният һәм сәнгать төрләре бар куәтенә эшләгән.
Әлеге илгә барганчы да, кайткач та тарихи чыганакларны эзләдем. Яшьрәк чакта укылганнар зиһеннән ераклашкан. Әлегесе вакытта дөнья мәшәкатьләре баштин ашкан, белүче галимнәр фани дөньядан кичкән. Әмма, яктысы сирпелгән маяклар калган. Аллага шөкер! Алай дигәннән, үткәндәге маяклар алар. Алай дип әйтү дә дөрес түгелдер. Алар — табылдыклар, Идел буе Болгарстанының хәрәбәләре арасыннан җир куенына күчкән әйбер ватык-китекләре. Вакыт-чор, халыклар кичерешләрен алар сөйли шикелле. Болгарстан Урта Иделдә иң зур мәдәният, фән, гыйлем, мәгърифәт һәм сәүдә Үзәге булган. Ага-Базарында бөтен дөнья илләре сәүдәгәре-эшмәкәрләре очрашкан. Анда Кытай, Кавказ, Иран сәүдәгәрләре дә булган. Шулай ук, Германия, Венгрия, Испания, Скандинавия илләреннән дә килгәннәр, аралашканнар. Әлеге илдә корыч, чуен, бакыр койганнар, акча сукканнар, Болгардан төлке, кеш, сусар, кондыз тиреләре, болгари күне, балавыз, гәрәбә, агач, чикләвек сатылган. Әле булса, Болгар күне дөнья халыклары күңелендә буыннан-буынга күчә, Себернең археологик табылдыкларында да Болгар күне — читекләр табылуы мәгълүм.
Һөнәрчеләре белән дә дан тоткан ул — Болгарстан. VII-X гасырда сугылган күп санлы көмеш дирһәм хәзинәләре Урта Азиядән, Ираннан (Кашан, Рей), Һиндстаннан, Сүриядән, Византиядән китерелгән кыйммәтле савыт-сабалар, муенса-төймәләр, бизәнү әйберләре ясаганда файдаланылган кыйммәтле асылташлар табылуы да хәтерне яңарта.
Танылган галим Шиһабетдин Мәрҗани Болгар арасында ислам диненең бик иртә таралуын искәртә. Ризаэтдин Фәхретдинов: «Болгар төрекләре үзләре белән сәүдә мөнәсәбәтендә һәм солых хәлендә яшәүче иранлылар аркылы… ислам хәбәрен бик иртә белгәннәр булса кирәк» дип яза. Күренекле археолог Альфред Халиков. «Исламны болгар кабиләләреннән иң элек бәрәнҗәләр 644 елны кабул иттеләр» — дип яза. Һәрхәлдә Багдадтан илчелек килгәндә Болгарда Ислам дине ачыктан-ачык һәм җиренә җиткерелеп башкарылган. Бу хакта бик күп чыганаклар белән танышырга туры килде Иран элемтәләрдә аерым урын алып тора.
Әлбәттә, Иран белән элемтәләр бик борынгыдан ук булуга шик юк. Идел Болгарстанының бик күп укымышлыларының, галимнәренең элемтәләре дә бик җанлы булган. Ул хакта да бик җылы мәгълүматлар бар.
Җиһан энҗеләре кайда да...
Аллаһының хикмәте белән очкычларда очтык. Тәһранда безне бер төркем мөселман туташлары, ханымнары каршылады. Барыбыз да көләчләр, шатлар, дуслар. Әйтерсең лә, без күптәнге туганнар, кардәшләр без! «Әмир» кунакханәсенә урнаштырдылар…
Минем үземнең Иран Ислам Җөмһүриятен бик күрәсем килә иде. Миңа Раббебызның хикмәте һәм рәхмәте булды. Безне Бар Итүченең ярдәмен мин әлеге борынгы, цивилизацияле төбәгендә булуны аңа аяк басуымның беренче адымнарымнан ук тойдым. Аның һавасы ук шифалы тоелды. Бирегә килеп төшүебезнең тәүге сәгатьләреннән үк, без үзебезгә олы хөрмәтне сиздек һәм тойдык. Мәдәният эшләре һәм Ислам элемтәләре оешмасының хатын-кызлар һәм гаилә мөнәсәбәтләре буенча Генерал директоры Хеджази, аның халыкара мөнәсәбәтләр буенча ярдәмчесе Мохаммади дигән дин кардәшләребез белән таныштык, дуслаштык. Алар безне үзләренең эш-гамәлләре белән таныштырдылар. Өсләрендә — кара чадра-бөркәнчек. Башта бераз сәеррәк тыелган иде. Аның тирән мәгънәгә ия икәнен аңлаган безләргә бераздан бик тә аңлашылды. Шул чак Коръән аяты күңелгә килде. «Ий Пәйгамбәр г-м үз хатыннарыңа, вә кызларыңа һәм башка мөэминә хатыннарга әйт: «Бер эш белән урамга чыксалар, бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз», — дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итәгать итүче мөэминә хатыннарны Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды (33:59).
Әлмира Әдиатуллина, хаҗия
№ 11, 2011 ел
Нет комментариев. Ваш будет первым!