Бер яһүд кибетенә салым инспекторы килә:
— Әфәнде, нигә сез салым түләмисез?
— Бездә бер дә файда да, отыш та юк!
— Ә ничек яшисез соң?
— Беләсезме, без шимбә эшләмибез, бу көнне югалтуларыбыз да юк, менә шуның исәбенә яшибез!
Күптән түгел, шушы арада,
Килгәннәр ди Иске Рәҗәпкә,
Бер төркем кунаклар,
Мисбах бабайның ишек алдына.
Шөкрана кылырга кирәктер, узган кышны Казан каласында бәрәңгегә кытлык булмады. Булуы да мөмкин түгел, шәһәребездәге азык-төлек муллыгы күз алдында, кибетләребез шүрлекләрендәге сыйга күз камашырлык, кем әйтмешли атаң, анаң башы гына юк. Һәрберсен авыз итеп карыйсы килә. Бәрәңге дигәнең, сизелерлек аз ашала башлады. Аның өстенә, Җөмһүриятебезгә Белоруссия, Израиль, Мисыр бәрәңгеләре кайтарылды. Элегрәк елларда Польша бәрәңгесе сатып алып колорада коңгызын таратканнар иде инде. Татарстаннан кечкенә Израильдән бәрәңге китерү оят та булырга тиештер. Ә ком дөньясы булган Мисырдан бәрәңге ташу күпмегә төшә икән?!
Торак коммуналь хуҗалыгында хөкүмәт тарафыннан ел саен реформалар үткәрелеп тора һәм алар барысы да, безнең аңлауыбызча, бу өлкәдә тәртип урнаштыруга юнәлтелгән. Әмма анда тәртип бервакытта да булмады һәм булырга күренми дә.
Оланнар бәйгегә әзерләнегез!
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Хөрмәтле милләттәшләребез, дин кардәшләребез! Агымсуларга карап дигәндәй, айларны, елларны озатабыз. Менә без үткәрә торган әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән ярыш-бәйгебезнең быел унбишенчесе була бит!
Ярышта катнашучылар тормышта нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, аек акыллы, гадел, иманлы, җәмгыятебезгә, милләтебезгә, динебезгә файдалы кешеләр булырлар, Иншә Аллаһ!
Быел да сорауларны яшь аерымлыкларына карап урнаштырабыз. Әзерләнегез, укучылар! Сорауларга җавапларны эзләгез, китаплардан укыгыз, тулы җавап бирергә әзер булыгыз! Халкыбызга файдалы, гыйлемле варислар тәбриялик, җәмәгать?..
Бу конкурсны да Бөтенрусия күләмендә үткәрергә дигән ниятебез бар иншәАллаһ!
Оештыру комитеты
СОРАУЛАР
4–10 яшьтәгеләргә сораулар
1. Үз динеңне беләсеңме?
2. Иң олуг дин нинди?
3. Ислам дигән сүз нәрсәне аңлата?
4. Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5. Нәрсә ул гөнаһ?
6. Ана кеше кем ул?
7. Күршеләреңне яратасыңмы?
8. Тәрбияле бала дип кемгә әйтәләр?
9. Иманлы булу нәрсәне аңлата?
10. Иман кәлимәсен беләсеңме?
11. Ничә яшьтән намазга басарга кирәк?
12. Көненә ничә тапкыр намаз укырга кирәк?
13. Тәһарәт нәрсә ул?
14. Дога нәрсә ул? Үзең нинди догалар беләсең?
15. Коръән-Кәрим кем сүзе?
16. Кем ул Пәйгамбәр?
17. Эш башын нинди сүзләр белән башларга кирәк?
18. Җомга көне нинди көн?
19. Ураза кайсы айда була? Ничә ай була?
20. Дини бәйрәмнәрне беләсеңме?
21. Ничә сүрә беләсең?
22. Кем ул мөселман, кем ул мөслимә?
11–14 яшьтәгеләргә сораулар
1. Кем ул мөэмин, кем ул мөселман?
2. Олуг дин нинди дин?
3. Ислам диненең терәкләрен беләсеңме?
4. Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5. Нинди фарыз гамәлләрен беләсең?
6. Балаларга ничә яшьтән намаз боерыла? Үзең намаз укыйсыңмы?
7. Азан тәһарәтсез әйтеләме? Азан кемгә фарыз?
8. Витр намазы кайчан укыла?
9. Көненә ничә тапкыр намаз укыла?
10. Фарыз намазлардан башка намазлар бармы?
11. Җомга көн нинди көн? Җомга намазы кемгә фарыз?
12. Руза нинди гамәл? Руза ничә ай тотыла?
13. Рузаның мәгънәсе. Руза кемгә тиеш?
14. Коръән-Кәрим кем сүзе?
15. Коръән-Кәрим кем аркылы һәм ничә ел буе иңдерелгән? Ул кайсы телдә иңдерелгән?
16. Пәйгамбәрләр кемнәр алар?
17. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ничә яшьтә пәйгамбәрлек йөкләнгән һәм ул ничә ел пәйгамбәрлек иткән?
18. Коръән-Кәрим кайсы тау тишегендә иңдерелә башлый?
19. Коръән-Кәримдә ничә сүрә бар? Шулардан иң озыны һәм иң кыскасы?
20. Нәрсә ул сүрә һәм аят? "Кәүсәр" сүрәсен беләсеңме?
21. Коръән-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
22. Нәрсә ул Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә зикер ителә?
23. Коръән-Кәрим нинди сүрә белән башлана?
24. Нәселеңне, әби-бабаларыңны беләсеңме?
25. Фәкыйрь кем ул? Рухый фәкыйрьлек нәрсә ул?
26. Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында нинди хәдис беләсең?
27. Нәрсә ул кыямәт?
28. Кайчаннан бирле мөселмансың?
29. Сәдака кемгә бирелә?
30. Нәрсә ул тәһарәт һәм аның фарызлары?
31. Нәрсә ул тәйәмүм?
32. Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре?
33. Суларның хөкеме нинди?
34. Хаҗ кайсы гамәлгә керә?
35. Иртәнге намаз ничә ракәгатьтән тора?
36. Кем ул Кол Шәриф?
37. Казанның 1000 еллыгы кайчан уздырылды һәм нинди чаралар булды?
38. Кем ул Мөхлисә Буби?
39. Кем ул Ш. Мәрҗани?
40. Кем ул Әхмәтһади Максуди?
41. Кем ул Габделкаюм Насыйри, Галимҗан Баруди?
42. Мөнкир һәм Нәкир турында нәрсә әйтә аласың?
43. Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
44. Иман кәлимәсен беләсеңме? Аны ничек аңлата аласың?
45. Иман нигезендә үлгәннән соң терелүгә карата нәрсә аңлата аласың?
46. Нәрсә ул гөнаһ?
47. Нәрсә ул тәүбә?
48. Пәйгамбәребезнең тормышы турында нәрсә әйтә аласың?
49. Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
50. Нәрсә ул күрше хакы?
51. Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
52. Дин галимнәреннән кемнәрне беләсең?
53. Нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләре бар?
54. Ана теле хакында нинди мәкальләр беләсең?
55. Аллаһының берлегенә дәлилләрең нинди?
56. Әхлаклы бала, әхлаклы кеше кем ул?
57. Дини бәйрәм көннәрен һәм кичәләрен беләсеңме?
58. Нәрсә ул кыямәт?
59. Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәннәм?
60. Гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезне, һөнәрләребезне, мөнәҗәтләр-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
61. Аллаһуның нинди сыйфат-исемнәренең мәгънәсен беләсең, аңлатып бир?
15–18 яшьтәгеләргә сораулар
1. Ислам диненең терәкләре. Ислам сүзе нәрсәне аңлата?
2. Ислам нигезләрен һәм иман кәлимәсен беләсеңме?
3. Хәләл белән хәрамне аера беләсеңме?
4. Намаз кайсы гамәлгә керә? Үзең намаз укыйсыңмы?
5. Ничә яшьтән намазга басарга кирәк? Намаздагы фарызларны беләсеңме?
6. Бер көндә ничә тапкыр намаз укыла?
7. Өйлә намазы ничә ракәгатьтән тора?
8. Намаз вакытларын беләсеңме? Намаздан тыелган вакытлар бармы?
9. Витр намазы кайчан укыла?
10. Азан тәһарәтсез әйтеләме? Кемгә азан әйтү фарыз?
11.Фарыз намазлардан башка нинди намазлар бар.
12. Атна саен нинди бәйрәм килә? Җомга намазы кемгә фарыз?
13. Руза нинди гамәл һәм аның мәгънәсе?
14. Руза ничә ай тотыла? Руза тоту кемгә тиеш?
15. Нәрсә ул Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә зикер ителә?
16. Мигъраҗ кичәсе турында нәрсә беләсең?
17. Коръән-Кәрим кем аркылы һәм кайсы телдә иңдерелгән?
18. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ничә яшендә пәйгамбәр була? Ничә ел пәйгамбәрлек итә? Ничә ел яшерен рәвештә халыкларны дингә өндәгән?
19. Пәйгамбәребез (с.г.в.)не нинди исемнәре белән хөрмәтләгәннәр?
20. Коръән-Кәрим кайсы тау куышлыгында иңдерелә башлады?
21. Коръән-Кәримдә ничә сүрә бар? Иң озын һәм иң кыска сүрәләре?
22. Коръән-Кәрим нинди сүрә белән ачыла? "Бакара" сүрәсе нинди аять белән башлана?
23. Коръән-Кәримдә ничә сүрә кеше исеме белән аталган?
24. Коръән-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
25. Нәселеңне, әби-бабаларыңны беләсеңме?
26. Фәкыйрь дип кемгә әйтәбез?
27. Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында хәдисләр беләсеңме?
28. Нәрсә ул кыямәт?
29. Кайчаннан бирле мөселмансың, ничек дәлиллисең?
30. Нәрсә ул дога? Үзең нинди догалар беләсең?
31. Сәдака кемнәргә бирелә?
32. Тәһарәтнең мәгънәсе һәм аның фарызлары?
33. Нәрсә ул тәйәмүм? Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре?
34. Суларның хөкеме нинди?
35. Хаҗ кайсы гамәлгә керә? Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Коръәннең анасы, дип, нинди сүрәгә әйтәләр?
36. Кем ул Кол Шәриф? Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» кыйссасы нинди китапка нигезләнеп язылган?
37. Кем ул Ш. Мәрҗани?
38. Кем ул Әхмәт Һади Максуди?
39. Кем ул Мөхлиса Буби?
40.Кем ул Габделкаюм Насыйри? Кем ул Муса Җаруллаһ, Галимҗан Баруди?
41. Кем ул Ризаэтдин бине Фәхретдин?
42. Сөембикә турында нәрсәләр әйтә аласың?
43. Сорау җавап алучы фәрештәләрне беләсеңме?
44. Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
45. Иман нигезендә үлгәннән соң терелүгә карата нәрсә әйтә аласың?
46. Нәрсә ул гөнаһ? Аның төрләре?
47. Пәйгамбәребезнең тормышы турында нәрсә әйтә аласың? Аның әхләгы нинди булган?
48. Аллаһы Тәгаләнең ничә күркәм исеме бар? Ничәсен аңлатып бирә аласың?
49. Дүрт мәшһур сәхәбәләр. Кыскача мәгълүмат.
50. Ислам динендә ничә мәзһәб бар? Без кайсы имамга ияргән мөселманбыз?
51. Әһле китап диннәре нинди?
52. Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
53. Ни өчен "Күрше хакы - Аллаһ хакы" - дип әйтелә?
54. Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
55. Нәрсә ул тәүбә? Нәрсә ул никах?
56. Дин галимнәреннән кемнәрне беләсең?
57. Дин белгечләре, остазлар дип кемнәргә әйтелә. Кемнәрне беләсең?
58. Беренче пәйгамбәрне һәм соңгы пәйгамбәрне беләсеңме?
59. Нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләре бар.
60. Ана телебез турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсең?
61. Кем ул мөфти, казый, имам?
62. Бүген динебезнең хакыйкый асылын ныграк аңлату өчен синеңчә нәрсә эшләргә кирәк?
63. Гореф-гадәтләребезне, һөнәрләребезне, милли киемнәребезне, мөнәҗәтләр-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
64. Аллаһының берлегенә дәлилең нинди?
65. Нәрсә ул зәкәт, гошер сәдакасы?
66. Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәнәм?
67. Сүрәләрнең мәгънәсен аңлата аласыңмы?
68. Корбан чалу кайсы пәйгамбәрдән башланган. Һәм син нәрсә әйтә аласың?
69. Динебезнең, Җөмһүриятебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсең?
70. Аллаһуның нинди күркәм исемнәре бар? Ниндиләр?
Коръән уку бәйгесе өчен Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турындагы сораулар
4-10 яшьтәгеләргә сораулар
1. Соңгы пәйгамбәрнең исемен бәләсеңме, аның ничә исеме бар?
2. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нинди шәһәрдә туган?
3. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең әти-әнисенең исемнәрен беләсеңме?
4. Ни өчен без Пәйгамбәребез (с.г.в.)не яратырга тиешбез?
5. Пәйгамбәребез (с.г.в.)не күргән, аның вәгазьләрен тыңлаган кешеләрне ничек атыйлар?
11-14 яшьтәгеләргә сораулар
1. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди көнне һәм нинди айда туганын беләсеңме?
2. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мөхәммәд ничә яшьтә өйләнә? Аның ничә баласы була?
3. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ничә яшьтә һәм нинди шәһәрдә вафат була?
4. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең әхлакый сыйфатлары турында нәрсә әйтә аласын?
5. Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә нинди аятьләр беренче булып иңә?
15-18 яшьтәгеләргә сораулар
1. Пәйгамбәребез (с.г.в.) яшәгән елларын беләсеңме, ул ничә ел яшәде, ничә ел Пәйгамбәр булды?
2. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күрсәтеп калдырган юл шәригатьтә ничек атала?
3. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бабасының исеме ничек булган?
4. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең ничә оныгы булган? Аларның исемнәрен беләсеңме?
5. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сөт анасының исемен бәләсеңме?
6. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди хезмәтләр башкарган?
7. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең кабере нинди шәһәрдә?
8. Пәйгамбәреебз (с.г.в.)нең соңгы нәсыйхәтләрен беләсеңме?
9. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең нинди хәдисләрен беләсең?
10. Нәрсә ул мәүлид?
Нет комментариев. Ваш будет первым!