Матурым

RSS

Минем алда кара тышлы «Хәтер китабы»ның 9нчы томы. Анда Татарстан территориясендә туган, яшәгән һәм 1917–1983 елларда хөкүмәткә каршы эшләрдә нахакка гаепләнеп хөкемгә тартылган, фамилияләре «Ми» — «Мя» хәрефләренә башланган 2793 кеше теркәлгән.

Матбугат аркылы Н. Морадимовның Ирек мәйданында Зур концерт залына Нәҗип Җиһанов исемен бирү кирәк дигән фикерен ишеттек. Сүз дә юк, Нәҗип Гаяз улы чорыбызның зур композиторы. Аның исемен йөрткән теплоход дәрьяларны иңләсен, шәһәрләрдә иң матур яңа урамнарга да аның исеме бирелсен. Мәшһүр композиторыбыз моңа лаек.

Айдар Хәлим барыннан да элек шагыйрь. Минем күңелгә дә ул иң биектә торган шагыйрьләрнең берсе булып килеп керде. Аның шигырьләреннән Байрон, Такташ, Туфаннарның йөрәк тибешен, кайнарлыгын тоеп була. Шуңа ул 60 нчы еллардагы газета-журналларда басылган беренче шигырь бәйләмнәре белән үк меңләгән, йөз меңләгән шигърият сөючеләрне үзенә тартты, кайберләрен, өермәдәй, үзенә дә ияртте.

Казан шәһәре гармунчылар клубының 15 еллыгы уңаеннан узачак концер­тыбызны әзерли башлауга, киләсе кунакларыбызны барларга керештек. Билгеле инде, иң беренче чакырыласы кунагыбыз — клубны оештыручы, Татар­станның халык артисты, танылган баянчыбыз Рамил Курамшин иде. Ул, әлбәттә, бәйрәмгә килергә берсүзсез риза булды һәм үзе дә концертны оештыру эшендә катнашты.

Вакыйф Галимов лаеклы ялга чыккач Татарстан журналистлар берлегендә сәркәтип булып эшләде. Анда язучылар, каләм әһелләре, күренекле әдипләр белән танышкан, очраш­кандыр. Беркөнне аңа Татарстан республикасы Аксакаллар шурасы әгъзасы (Шураның тар­каласын чамалап булса кирәк), Казан шәһәре Аксакаллар Шурасын оештырып җибәрергә һәм Кремльгә беренче утырышка килергә чакырган

Гаилә дустыбыз, һәрьяклап уңган укытучы Дания апа Галиуллина түгәрәк туган көнен уздырды да берничә айдан бакый дөньяга китеп барды. Олы юбилейдан соң танылган, күренекле музыкант Мстислав Растропович, халык тарафыннан яратылган артист Кирилл Лавров бер көнне үк диярлек дөнья куйдылар.
 

Вакыт үтә… Инде менә репрессия корбаны, күренекле язучы, татарның «Белинские» Гомәр Галинең вафатына да 55 ел булды. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел! — дип бик дөрес әйтәләр. Әмма Г. Галинең кабере күптән инде диңгез астында калды, чәчәк тә куеп булмый. Менә быел аның тууына — 110 ел.  

Автобуска бер сәрхүш керә. Шофер билет алырга кирәклеген белдергәч, акчасы юклыгын әйтә.

— Эчәргә тапкансың ич!

— Дустым сыйлады.

— Ә нигә юлга бирмәде?

— Ничек бирмәсен, бирде — дип куеныннан шешә чыгарып күрсәтә.  

Апам Әлфия, сеңлем Тәзкирә Ижау шәһәрендә яшәгәч, миңа анда бик еш булырга туры килә. Әле берсенең улы өйләнә, әле икенчесенең кызы кияүгә чыга. Йә булмаса туганнарымның берсенең туган көне түгәрәкләнә. Барган саен Ижауда яшәүче 70 мең милләттәшем тормышында булган күңелгә ятышлы, халкым өчен горурланырлык бер яңалык белән танышып кайтам.  

← Назад