Гаилә дустыбыз, һәрьяклап уңган укытучы Дания апа Галиуллина түгәрәк туган көнен уздырды да берничә айдан бакый дөньяга китеп барды. Олы юбилейдан соң танылган, күренекле музыкант Мстислав Растропович, халык тарафыннан яратылган артист Кирилл Лавров бер көнне үк диярлек дөнья куйдылар. Хөрмәтле укучы, ошбу исемлеккә үз әйләнә-тирәгездән дә исем-фамилияләр өсти аласыз кешене якты дөньяда күбрәк, озаграк яшәргә өйрәнү өчен, олыгайгач зур юбилейлар, банкетлар, кичәләр уздырмаска өндәү хәерлерәктер, һәм кирәктер дә. Күп макталу, зурлау, артыгын сөйләүдә сәламәтлеккә зыян китерә кебек авыруга әйләндерә булса кирәк. Һәрбер дәртле, көчле котлау шатлыгын хәмер салынган чәркә күтәреп раслап, «юып» кую күп вакытта юбилярны гына түгел, килгән кунакларны да яхшыга илтми, аяктан ега, авыруга сабыштыра. Ә өлкән кешегә тынычлык, ял, чәркәсез шешәсез ихлас җылы сүз, котлаулар ихтирам кирәктер һәм җитәдер дә.
Азат Сафин.
13.07.2011.