ЙОМГАК

Язма әдәбият җәмгыятьнең проблемаларын, үзенчәлекләрен, эстетик карашын, мәдәни традицияләрен һәм тарихын чагылдыра. Милли әдәбиятның йөзен шул тәшкил итә. Аның гомумкешелек кыйммәтенә ия булган сыйфатларыннан тыш, татарның бөтен тарихын, фаҗигасын, максатын, акылын эченә алган кабатланмас сыйфатлары бар.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан быел беренче мәртәбә яшь язучылар арасында «Таян Аллага» исемле әдәби бәйге үткәрелде. Бәйгенең проект авторы — ТР Диния нәзарәте мөфти урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб.

Талантлы яшьләрне ислам дине юнәлешендә язарга әйдәү максатын куйган бәйге иҗатчылар арасында зур кызыксыну тудырды — оештыру комитетына кыска гына вакыт аралыгында йөзләгән шигырь һәм чәчмә әсәр кабул ителде. Конкурска инде шактый танылган, китаплар чыгарып өлгергән яшь шагыйрьләр белән бергә кулына яңа каләм алган егетләр-кызлар да катнашты.

Кабул ителгән әсәрләрне танылган шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча әдәби консультанты Ркаил Зәйдулла, танылган балалар язучысы һәм журналист, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар Энциклопедия институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр Гыйлаҗев, журналист Рузилә Мөхәммәтова бәяләде.

Җиңүчеләр тезмә һәм чәчмә әсәрләр номинацияләре буенча билгеләнде. Шигырьләрнең һәм проза әсәрләренең төзелеше камиллегенә дә, ислам дине тәгълиматына каршы килмәвенә дә бердәй игътибар ителде.

Шактый бәхәсләрдән соң жюри гран-прины яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга бирергә карар итте. Авторның «Раббым кичер мине!...», «Йа Ходаем...» шигырьләрендә лирик геройның хисләре ачык итеп эмоциональ-экспрессив тасвирлана. Дөрес, биредә хиснең сәбәбе тулысынча ачылмый, мөгаен, биредә ул кирәкмидер дә, чөнки шигырьләр дога шәкелендә язылган. «Рамазан» шигыре — автор метафораларны уңышлы һәм урынлы файдаланып Аллаһны оныткан авылны сурәтләп лирик каһарманның рухи кичерешләрне матур гына ачып сала.

Беренче урында — яшь, өметле иҗатчы Ләйсән Фәтхетдинова. Ләйсән төрле юнәлешләрдә уңышлы иҗат итә — бәйгегә шигырьләр һәм проза әсәрләре белән катнаша.

Икенче урында — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Идел» журналы хезмәткәре, берничә җыентык авторы Рифат Сәлах. Автор «Ураза гаете» шигырендә лирик геройның гает вакытында туган нечкә кичерешләрен, күңелендәге сизелер-сизелмәс хәрәкәт-үзгәрешләрне образлы тасвирлый, «Мөфти хәзрәткә» шигырендә бүгенге көндә актуаль булган дини белем җитмәгәнлеге ассызыклана.


«Без — мохтаҗлар.

Рухның сүрән чагы.

Хәҗәт безгә иман-тәрбия»,


— дип яза автор. Шулай ук биредә Фәхретдин образы аша ата-бабаларыбыздан күчеп бара торган динне үзгәртүләрсез саклап калу проблемасы күтәрелә, үткәнне сагынып, аны бүгенгә каршы куеп сагыну тасвирлана:


«Түзеп булмас!

Шайтан өермәсе

Илгә, телгә, дингә кул сала.

Кайт син безгә, кайтчы, мөфти хәзрәт,

Рухың белән генә булса да.»


Өченче урында — шагыйрә, «Ялкын» журналы хезмәткәре Йолдыз Миңнуллина. Авторның «Ә бер дүшәмбедә», «Яратылыш» шигырьләре игътибарга лаек.


«Ул галәмдә онытылмас өчен

Берәү акыл сорар,

Берәү — иман…»

— дип яза Йолдыз.


Жюри шулай ук яшь авторлар — Алисә Зарипова һәм Рүзәл Әхмәдиев әсәрләрен билгеләп үтә. Алисәнең «Иман яңгыры» шигыре эмоциональлеге белән аерылып тора, ул берничә юлга бер кочак хис сыйдыра алган. Биредәге яңгыр шигырь башындагы гади яңгыр булса, ахырга таба ул инде бөтенләй икенче фәлсәфи мәгънәгә ия була. Рүзәлнең «Нәрсә калыр?» фәлсәфи шигырендә тышкы дөньяны күңел дөньясына каршы куя, рухи сферага зур игътибар итә. Лирик геройның уйланулары, өзгәләнү, янып, сызлап торган күңел көче аңа өмет, юаныч һәм дәрт бирә.

Чәчмә әсәрләргә килгәндә, жюри беренче урынны бирмәскә дигән карарга килде.

Икенче урын ТДГПУның татар теле факультеты студенты Гөлнирә Хөсәенова бирелә. Автор берничә проза әсәре (хикәя, нәсер, эссе һәм әкият) белән катнашты. «Минем беренче дәресем» автобиографик эсседа беренче дәрес вакыйгасы аша каһарманның эчке дөньясы ачыла, кабатланган шигъри юллар тормышның дәвам итүен, героиняның үсүен һәм тәҗрибә туплап башкаларга да үрнәк булып яшәвен күрсәтә.

Өченче урында — Ләйсән Фәтхетдинова. Ул шигырь авторы буларак та жюри тарафыннан билгеләп үтелде. «Уяну» әсәрендә күңеле тынычлык таба алмаган кызның намазга басуы вакыйгасы үзәктә тора. Камиләнең рухи дөньясы мозаика кебек сибелеп инде традицион булган төш күрүләре ярдәмендә, кызыклы метафораларны уңышлы файдаланып күз алдыбызга килеп баса. Авторның теле шома, әмма вакыт-вакыт фикер сөреше катлауланып китә.

Әлеге җыентык бәйге катнашучыларның моңа кадәр беркая да басылмаган, шулай ук, вакытлы татар матбугатында яки китапларында дөнья күргән иң уңышлы әдәби текстларын эченә ала.

Рузилә Мөхәммәтова,

Зөфәр Гыйлаҗев.

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад