ТАТАР ТЕЛЕН САКЛАУ

2010 елның 27 февралендә Татарстан мөселманнарының Дүртенче корылтае узды. Корылтайда татар теленең торышына, аны саклау, үстерү мәсьәләренә дә зур игътибар бирелде. Корылтайга тәкъдим ителгән төп докладта әйтелгәнчә: «ЮНЕСКО мәгълүматы буенча, татар теле дөньяның иң еш кулланыла торган 14 теле исәбенә керә. Хәзерге вакытта, глобальләшү заманында, ел саен берничә тел җир йөзеннән югалып барганда, татар теленең киләчәгенә дә куркыныч яный. Һәм нәкъ менә ислам дине телебезне саклап калуга ярдәм итәргә сәләтле.

Биредә шуны аңларга кирәк, тел — халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдырган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз.

Татарстанда телләр турында закон кабул ителүгә 15 елдан артык вакыт узды. Шушы вакыт эчендә республикада телләргә бәйле вәзгыять бераз үзгәрә башлады. Төгәлрәк әйткәндә, татар теленең кулланылыш даирәсе киңәйде. Татар теле мәктәпләрдә сизелерлек үсешкә иреште. Урам исемнәре, белдерүләр ике телдә язылды. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә татарча чыгыш ясый башлады. Массакүләм мәгълүмат чаралары да татар теленә ешрак мөрәҗәгать итәләр. Сәүдә хезмәте күрсәтү, дәүләт идарәсе һәм кайбер башка өлкәләрдә татар теле сирәгрәк кулланыла.

Шулай да, дөресен әйтергә кирәк, татар теле тулысынча дәүләт теленә әйләнмәде. Кызганычка каршы, татар халкының күпчелеге үз теленең язмышына битараф дигән тәэсир кала. Ә бу исә безнең үз-үзебезне саклау тойгысының (инстинктының), рухи нигезнең югала баруын аңлата. Киләчәк гасырларга бербөтен милләт булып аяк басар өчен безгә үз динебезне һәм үз телебезне күз карасыдай сакларга кирәк».

Корылтай кабул иткән резолюциясендә дә татар телен саклау вазифасы куелды. Шулардан чыгып Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте Беренче Пленумы үзенең 21 апрелендә үткән җыелышында «Таян Аллага» әдәби конкурсны игълан итергә булды. Ул конкурс ел саен үткәреләчәк, иншә Аллаһ.


Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб,

«Таян Аллага» конкурсының оештыру комитеты рәисе.

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад