Зәйдулла Ркаил. Сүз чыксын хикмәт белән

Татарстан Диния Нәзарәтенең яшь шагыйрьләр, язучылар арасында «Таян Аллага» дигән ярыш үткәрүе зур мәгънәгә ия. Мәгълүм ки, узган гасырның егерменче-утызынчы елларына кадәр мең еллык татар әдәбиятының нигезен, рухын, асылын Ислам дине тәшкил иткән. Ярышның исеме үк безне Тукайга, димәк ки, әдәбият тарихына алып китә. Тукай, һичшиксез, безнең борынгы шагыйрьләребезнең лаеклы дәвамчысы иде. Совет дәверендә монафыйк муллаларга каршы һөҗүм рәвешендә язылган кайбер шигырьләренә таянып Тукайны дәһри дип игълан итүчеләр дә табылды. Шул ук вакытта бөек шагыйрьнең Аллаһка мәхәббәт белән язылган дини шигырьләрен күрмәмешкә салыштылар, ул гына да түгел, китапларына да кертмәделәр. Юкса ул «Васыятем» дигән шигырендә ап-ачык яза:


         Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен күреп актык сүзем:

         «Күр, нә рәсмә тулган иман илә Коръән садремә!»


Әлбәттә, иң башта без Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен искә төшерергә тиеш. Ул тулаем Коръән-кәримгә нигезләнеп язылган. Бу әсәрне укымаган, тыңламаган татар баласы булдымы икән узган гасырларда? Аның шулай ук үзеннән соң пәйда булган төрки-татар әдәбиятына йогынтысы да шик тудырмый. Мөхәммәдъярларны, Кол Шәрифләрне, Мәүлә Колыйларны, Утыз-Имәниләрне, Шәмсетдин Зәкиләрне, Габдессәлам, Габделҗәббарларны, Һибәтуллаларны аңлар өчен иң беренче нәүбәттә Ислам тәгълиматын — Коръән-кәримне һәм хәдисләрне белергә кирәк. Шунысын да онытмаска иде — егерменче гасырга кадәр яшәгән шагыйрьләребезнең күбесе муллалар булган. Билгеле, Ислам тәгълиматы белән өртелгән әсәрләр Аллаһы тәгаләгә турыдан-туры мәдхияләрдән генә гыйбарәт була алмый... Миңа калса, Ислам әдәбияты Аллаһның сүзен укучыларга сурәтләү чаралары ярдәмендә җиткерергә тиеш.

Кызганычка күрә, татар әдәбияты совет хакимияте дәверендә үз тамырларыннан аерыла язды. Дөресрәге, аны аерырга тырыштылар. Аллаһ сүзен телгә алырга да ярамаган елларны өлкәнрәк буын хәтерли әле. Көнлекче мөтәшагыйрьләрнең динне мәсхәрәләп язган нәзымнарын, атеистик чәчмә әсәрләрне китаплар итеп тараттылар, сәхнәләрдә укыдылар.

Хәлбуки, Ислам фәлсәфәсе мөселман булмаган әдипләрнең, фикер ияләренең дә аңын биләде, иҗатларына тәэсир итте. Бу җәһәттән иң беренче булып Александр Пушкинның үлемсез юллары күңелгә килә:



             О милосердный: он Магомету

             Открыл сияющий Коран

             Да притечем и мы ко свету,

             И да падёт с очей туман.



Бөек герман шагыйре, философы И. В. Гетеның исламга мөнәсәбәтен дә хәбәрдарлар белә. 1820 елда язган бер хатында ул турыдан-туры болай дип белдерә: «Шулай итеп без Исламда калырга тиеш (ягъни Аллаһ иркенә тулысынча буйсынуда)... Шушы сүзгә мин берни дә өсти алмыйм». Шәех Габделкадыйр әл-Мурабит, 1995 елда Веймарда Гетеның язма мирасын өйрәнгәннән соң, аны мөселман дип танып, фәтва игълан иткән.

Инде тагын бер олуг зат — Лев Толстойның сүзләрен хәтергә төшерик: «Әгәр дә кешегә ике юл күрсәтелсә: чиркәү православиесендә калыргамы яисә мөселманлыктамы, һәр акылы камил кеше өчен сайлауда шик булырга мөмкин түгел һәм һәркем троица, изгеләр һәм аларның сурәтләре, катмарлы богослужениесе булган катлаулы һәм аңлаешсыз дин белеме урынына бер тәгълиматны, бер Алланы һәм аның пәйгамбәрен икърар иткән мөселманлыкны сайлап алачак» (1909 ел). Соңгы вакытларда гомеренең ахырында Толстой Ислам динен кабул иткән, дигән хәбәрләр дә матбугатта күренде. Ничек кенә булмасын, Ислам диненен Толстой иҗатына, аның дөньяга карашына йогынтысы шик уятмый.

Кулына каләм алган һәр иҗатчы дөньяда үзенең урыны турында уйлана, мәңгелекне күзалларга омтыла, кешелеклелекне хасил иткән төшенчәләрне аңларга тырыша. Татар баласының мәңгелек сорауларга җавап эзләп ислам фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итүе табигый хәл. Рүзәл Мөхәммәтша, Рифат Сәлах, Ләйсән һәм Йолдызларның иманлы шигырьләре яңа әдәбиятның тамырлары борынгы катламнарга барып тоташуы турында сөйли.

Гөбәййа бин Кәба хәбәр итүенә күрә пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сүзләре безгә хәдис булып ирешкән: «Хактыр ки, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар».

Ркаил Зәйдулла

Июль, 2010 ел

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад