2010 елның 2 ноябреннән башлап Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте (ТҖМДН) Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган «Таян Аллага» икенче әдәби конкурсын игълан итә.
1. Конкурсның максаты.
Татар иҗади яшьләр арасында сәләтлеләрне барлау һәм аларны берләштерү.
2. Бурычлары:
— сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
— татар әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау.
3. Оештыручысы:
ТҖМДН.
4. Вакыты һәм үткәрү тәртибе. Конкурс өч этапта үтә:
1 этап — әсәрләрне җыю (2 ноябрь 2010 – 1 март 2011 ел)
2 этап — әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү.
3 этап — җиңүчеләрне бүләкләү.
5. Конкурста катнашу шартлары.
Конкурста 30 яшькә хәтлеләр катнаша ала. Конкурска әсәрләр татар телендә электрон вариантта кабул ителә. Конкурс өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәрләр, драматургия. Аз күләмле әсәрләр (шигырьләр, кыска хикәяләр һ.б.) өчтән ким булмаска тиеш. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш.
6. Нәтиҗә ясау һәм бүләкләү.
Конкурста катнашучыларның әсәрләрен жюри әгъзалары бәяли. Һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннар һәм гран-при билгеләнә. Моннан тыш махсус бүләкләр булуы мөмкин. Жюри гран-при һәм призлы урыннарны бирмәү хокукына да ия.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Таян Аллага» исемле җыентык чыгарыла. Ул конкурска килгән иң яхшы әсәрләрдән туплана.
7. Жюри составы.
Жюри оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә.
8. Оештыру комитеты.
ТҖМДН. Адресы: Казан ш., Лобачевский ур., 6. Телефон: (843)238-35-18.
E-mail: tayanallaga@yandex.ru